Абый турында шигырьлэр татарча

Күпме булса, җирдә изге теләк,
Мин телимен сиңа барын да.
Ак чәчәкләр кебек, бәхет яусын,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.

Юллар кебек, озын гомер сиңа,
Кайгы җиле бер дә тимәсен.
Заман сынаулары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.

Тулы тормыш белән яшисең син,
Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.
Бәхет белән саулык, сәламәтлек
Ходай бирсен сиңа ьәр көндә.

Миннән теләк: сәламәт бул!
һәр эшкә дә җитсен көчең.
Бәхетле көннәр китерсен
һәр туар таң синең өчен.

Җирдә чишмә, күктә кошлар
Сиңа атап җыр җырласын.
Дус-ишләрең, туганнарың
Сине шулай гел зурласын.

Хөрмәтле абый, яраткан туганыбыз
Безнең өчен якын кадерле.
100 яшькәчә аңа гомер телик,
Бүләк итик хөрмәт-кадерне.

Без телибез сиңа сәламәтлек
Сөенеп яшә, туган һәр көнгә.
Сөйгән ярың булсын янәшәңдә,
Сөендереп торсын балалар,
Бу дөньяда тулы бәхәт өчен,
Моннан артык тагын нәрсә бар?

Елларыңны абый санамыйбыз
Үткәннәре бар да безнеке.
Яңгырлары белән җәйләр килсен,
Уңышлары булсын көзнеке.

Хатын-кызлар сиңа сокландылар,
Әле дә сокланалар минемчә.
Аларны да мәһрүм итмә инде,
Шаяртырга кирәк җиңелчә.

Намусың чиста, гайбәт сүзләр йөрми,
Җиткермәдең күргән-белгәнне
Маңгай сырың, чал чәчләрең сөйли,
Егет башы күпне күргәнне.

Кулларыннан килсә, зиһенне дә
Биреп торыр идең, бурычка.
Еллар үткән саен һөнәрең арта,
Шаккатабыз синең бу эшкә.

Безгә калса, абый,
Теләкләр җәл түгел.
Әй, телибез сиңа теләкне.
Исәнлекләр бирсен, Ходай сакласын
Күпне күргән изге йөрәкне!

һәр эшне коеп куясың,
Синең алтын кулларың.
Кай җирләрдә йөресәң дә
Уңсын синең юлларың.

Күңелеңнең бакчасында,
Гөлләрең чәчәк атсын.
Күрсәткән яхшылыкларың
Изгелек булып кайтсын.

Уңганнарны, Ходай күрә
Җан биргәнгә, юнь бирә
Барлыкның кадерен белеп,
Яшик абыем бергә.

  • Все записи
  • Записи сообщества
  • Поиск

Заказга шигырьлэр./Стихи на заказ.☺😙 запись закреплена
Заказга шигырьлэр./Стихи на заказ.☺😙 запись закреплена
Заказга шигырьлэр./Стихи на заказ.☺😙 запись закреплена

Рәхәт икән. Яши белеп яшәүләре !
Тәмен тоеп һәр минутның, һәрбер көннең.
Өйрәтүчеләр күп булды! Туры бәреп:
Ничек телим, шулай яшим әле,- дидем.

Показать полностью…
Рәхәт икән, һәр көн, өйгә кайту белән,
Әни кайттыы, диеп балаң шатланса!
Ишек төбенә үк килеп,пәп иттереп,
Сөйгән ярың җылы кочагына алса!

Рәхәт икән, һәр кич,бергәләп утырып-
Сөйләшүе, серләшүе,чәй эчүе.
Ә аннары, балачакны искә алып-
Идән буйлап,уйнап,машина йөртүе.

Рәхәт икән, бөтен эшлэрне онытып-
Әни белән телефоннан сөйләшергә.
Иркәңне мул табын б.н каршы алып-
Уйлар-фикерләрне бүлешергә.

Рәхәт икән, теләгәндә тик ятырга-
Кырык якка кырылсын дип,кырык эшең.
Минем ирем,минем балам,минем тормыш-
Үз өемдә,ничек рәхәт ,шулай яшим.

Заказга шигырьлэр./Стихи на заказ.☺😙 запись закреплена
Рамиля Антонова-Тазиева

Заказга шигырьлэр./Стихи на заказ.☺😙 запись закреплена
Заказга шигырьлэр./Стихи на заказ.☺😙 запись закреплена

Чын бәхетнең нәрсә икәнлеген-
Бүген мин яңадан аңладым.
Бәхет- мыш мыш сулавы икән ул-
Сиңа сыенып яткан балаңның.

Читайте также:  Берет связанный спицами с описанием

Показать полностью…
Бәхет- биттән йомшак кына үпсә-
Ирең иртән эшкә киткәндә.
Бәхет — тәмле ризыклар пешереп
Сөйгәнеңне өйдә көтәргә.

Бәхет- көнгә алты-җиде тапкыр-
Әниең б.н ипләп сөйләшү.
Бәхет- "эти", "абый", "апай" , диеп,
"Якын дустым",- диеп эндәшү.

Чын бәхет- ул , гүзәл дөньябызның-
Яши белү тоеп рәхәтен.
Раббым минем. Барысы өчен рәхмәт.
Ташып тора, ихлас бәхетем.

Заказга шигырьлэр./Стихи на заказ.☺😙 запись закреплена
Заказга шигырьлэр./Стихи на заказ.☺😙 запись закреплена
Заказга шигырьлэр./Стихи на заказ.☺😙 запись закреплена

Заказга шигырьлэр./Стихи на заказ.☺😙 запись закреплена

Дуслыкның да срогы була, диеп,
Дөрес әйткән икән кешеләр.
Кайбер дуслар, инде купме вакыт-
Тик үзләрен уйлап яшиләр.

Показать полностью…
Дус буламы, әгәр сөйләмәсә-
Күңелендә булган кайгыны?
Бүлешмәсә шатлыклы хисләрне-
Дустым,диеп,йөрү ярыймы?

Үзем шундый юләр кеше микән-
Мин ихласлык көтәм дуслардан.
Ләкин инде күптән,әллә кайчан
Күңел дөреслеккә сусаган.

"Бар да әйбәт"-диеп,алдаласа-
"Хәлең ничек",- дигән сорауга.
Әйтегезче, бу йомык кешене-
Чын дустым,дип,әйтеп буламы?

Уртаклашырга һич теләмәсә-
Тормышында булган хәлләрне?
Сиңа сөйләмәсә,инде күптән-
Авыртса да, бик нык,йөрәге.

Үз тормышы өчен генә янса-
Теләмәсә сине күрергә.
Була микән,шушындый кешегә-
"Син бит,якын дустым,"-дияргә.

Җибәрергә кирәк андыйларны.
Кирәк түгел тоту җаныңда.
Бу тормышта төрле хәлләр була!
Әзер булу кирәк барына!

Пар ат

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;
Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.

Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;
Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.

Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз;
Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.

Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;
Ичмасам иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.

Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,
Җырламыйдыр бер матурның балдагын йә калфагын!

Әллә нәрсәм юк кеби; бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;
Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.

Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?
Бикмөхәммәт, Биктимер — берсен дә белмим, әллә кем!

Читайте также:  Бордовые синяки под глазами

Сездән айрылып, туганнар! — җайсыз, уңгайсыз тору;
Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.

Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым;
Чишмә төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:
«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан».

Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;
«Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!»

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур.

Пара лошадей

Кызыл Ромашка

Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.

Назлады җил аларны
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.

Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Ьәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.

Ерак түгел моңаеп
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.

Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-береннән;
Ничек болай берүзе
Ул кызылдан киенгән?

Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нигә кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?»

Әйтте кызыл ромашка:
«Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып
Балкыйм мин таң нурында».

Красная Ромашка

Лишь лучи лугов коснулись –
Все ромашки встрепенулись,
На подруг глядят с любовью:
«С добрым утром!
Как здоровье?»

Тихо гладит на рассвете
Лепестки ромашек ветер,
И заря росою чистой
Осыпает луг душистый.

Что за счастье — так качаться,
Невзначай подруг касаться!
Только вдруг случилось что-то,
На цветы легла забота:

Это девочка-ромашка
Загрустила — вот бедняжка!
Не белы её обновы,
Лепестки её багровы.

Как одна, ромашки луга
Все похожи друг на друга.
Отчего ж оделась эта
В лепестки иного цвета?

Окружили всей гурьбою:
— Что же, девочка, с тобою?
Мы белы, а ты багряна,
Это странно, очень странно.

И ромашка им сказала:
— В страхе я всю ночь
дрожала.
Здесь солдат в разгаре боя
Защитил меня собою.

На рассвете вражьи пули
По плечу его хлестнули,
Но не чувствовал он боли,
Все враги остались в поле!

Лепестки мои багряны —
Это кровь его из раны,
Я в кумач теперь одета,
Как Чулпан — звезда
рассвета.

Читайте также:  Браслет магнит на руку

И пошёл он снова биться.
Кровь его во мне струится,
Алой звёздочкой горю я,
На заре о нём тоскуя.

Синен кебек

Как ты

Туган авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.

Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне,
Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем;
Абый белән бергәләшеп кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Родная деревня

Стоит деревня наша на горке некрутой.
Родник с водой студеной от нас подать рукой.
Мне все вокруг отрадно, мне вкус воды знаком,
Люблю душой и телом я все в краю моем.

Здесь бог вдохнул мне душу, я свет увидел здесь,
Молитву из Корана впервые смог прочесть,
Впервые здесь услышал слова пророка я,
Судьбу его узнал я и путь тяжелый весь.

Запомнились навеки событья детских лет,
Нет времени счастливей, забав беспечней нет.
Я помню, как, бывало, по черной борозде,
Шагал со старшим братом я за сохою вслед.

Я многое увижу, — ведь жизнь еще длинна,
И ждет меня, наверно, дорога не одна.
Но только, где б я ни был и что б ни делал я, —
Ты в памяти и сердце, родная сторона!

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

Родной язык

Родной язык — святой язык, отца и матери язык,
Как ты прекрасен! Целый мир в твоем богатстве я постиг!
Качая -колыбель, тебя мне в песне открывала мать,
А сказки бабушки потом я научился понимать.

Родной язык, родной язык, с тобою смело шел я вдаль,
ты радость возвышал мою, ты просветлял мою печаль.
Родной язык, с тобой вдвоем я в первый раз молил творца:
— О боже, мать мою прости, прости меня, прости отца.

Ссылка на основную публикацию
Adblock detector